news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган атнада экология өлкәсендә 352 хокук бозу очрагы ачыкланган

250 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 352 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
250 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган.
3 эпизод – җирне рөхсәтсез тартып алу, 30 эпизод балык тоту кагыйдәләрен бозу белән бәйле. 2 очракта хокук бозучылар законсыз төстә агач кискән, 10 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 46 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot