news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган атнада экология өлкәсендә 349 хокук бозу ачыкланган

Татарстанда узган атнада экология өлкәсендә 349 хокук бозу ачыкланган

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Узган атнада Татарстанда экологик милиция хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 394 административ хокук бозу ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш Идарәсенең баш инспекторы Игорь Иванов хәбәр итте.

231 очракта хокук бозучылар муниципаль район һәм шәһәр округларының төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавап тотачак. Казан (109), Түбән Кама (32) һәм Яшел Үзән (30) бигрәк тә аерылып торган. 54 очракта хокук бозучылар җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot