news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган атнада армиядән кайткан 38 кеше үз эшен ачкан

Республикада эшсезләр саны кимү күзәтелә

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Узган атнада республикада ТРда финанс кризисының тискәре нәтиҗәләрен булдырмау чаралары буенча Төбәк программасын гамәлгә ашыруга каралган акча күчте. Соңгы 360 миллион сум республиканың мәшгульлек үзәкләре исәбенә күчерелде, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында ТРның беренче вице-премьеры Равил Моратов җитәкчелегендә узган тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссия утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
Аның сүзләренчә, бүгенге көндә 96,5 мең татарстанлы җәмәгать эшләрендә хезмәт куя. Аларның һәр икенчесе Чаллы предприятиесе хезмәткәре.
Татарстан Республикасында җәмәгать һәм вакытлы эшләрнең төп төре – территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү. Бу төр эш белән 98,9 мең кеше мәшгуль.
Эшмәкәрлек эшчәнлеге буенча 15,3 меңгә якын кеше хезмәт кулланган, аларның 10,7 мең эшсез граждан эшмәкәрлек эшчәнлеген оештырган. Узган атнада Татарстанда армиядән кайткан 38 кеше үз эшен ачкан.
“Гомумән алганда, республикада эшсезлек вәзгыяте тотрыклы. Соңгы атнада эшсезләр саны кимү күзәтелә. Хәзерге вакытта 52,4 мең кеше эшсез. Республикада теркәлгән эшсезләр дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 2,62 процентын тәшкил итә”, - дип белдерде Клара Таҗетдинова.
Равил Моратов нәтиҗә ясап, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычы булган кешеләр өчен җәмәгать эшләре һәм вакытлыча мәшгуль итү буенча җитди канәгатьсезлек белдерде. Видеоконференциядә 6–8 ай дәвамында торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары булган һәм ноябрь өчен түләүләр тулысынча җыелып бетмәгән район җитәкчеләрен тыңладылар.
Равил Моратов аларга бурычлылар исемлеген төзергә һәм торак-коммуналь хуҗалык бурычларын бетерү буенча мөмкин булганны эшләргә чакырды. “Түләүләр булсын өчен эшләргә кирәк. Закон кысаларында барлык ысуллар да әйбәт”, - диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100