news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган атнада 13 кеше агуланып үлгән

Татарстанда узган атнада 13 кеше агуланып үлгән

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, соңгы бер атна эчендә Татарстанда яшәүче 102 кеше химик матдәләр, шул исәптән 53е – алкоголь, 19ы – наркотик препаратлар, тагын 19ы дарулар белән агуланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

Химик этиология белән агуланудан зыян күрүчеләр арасында 84 ир-ат, 18 хатын-кыз, шул исәптән 9 бала һәм яшүсмер бар. Агулануларның 13 очрагы (шуларның 5се – алкоголь, 7се наркотик матдәләр куллану нәтсҗәсендә) үлем белән тәмамланган. Агулануга китергән матдәләр 13 очракта – даруханәләрдә, 15 очракта – кибетләрдә, 5 очракта тиешле булмаган урыннарда сәүдә итүчеләрдән сатып алынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot