news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган атна эчендә бәрәңге бәясе арткан, помидор бәясе төшкән

19 июньнән 26 июньгә кадәр Татарстанда бәрәңге бәясе 12,74 процентка кыйммәтләнгән — аның килограммы 38,55 сумга җиткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Яшелчәләрдән шулай ук кишер (6,9 процент) һәм кыяр (1,85 процент) бәяләре арткан. Шул ук вакытта, помидорның бәясе 3,33 процентка кимеп, килограммы 107,01 сум тәшкил иткән; башлы суган һәм кәбестә 61,44 һәм 52,72 сумга кадәр арзанайган (3,14 процент һәм 2,84 процент).

Бүтән төр азык-төлеккә килгәндә, тавык 179,5 сумнан 184,48 сумга кадәр (2,97 процент) кыйбатланган. Балалар җиләк-җимеш консервалары, сосиска һәм сарделька, коры сөт катнашмасы һәм шикәр комы бәясе 1 проценттан күбрәк арткан.

Сыр, икмәк һәм башка продуктларның бәясе 1 проценттан кимрәк кыйбатланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot