news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узачак «Лига форум»га БРИКС илләре студентларын чакырачаклар

Татарстанда узачак «Лига форум»га БРИКС илләре студентларын чакырачаклар
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Быел «Лига форум» студентлар форумы халыкара статуста узачак. Форумга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС илләреннән катнашучыларны чакырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР «Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов хәбәр итте.

«Лига форум» 1 августтан 20 августка кадәр узачак. Без аны халыкара форматта оештырырга – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС илләре студентларын чакырырга планлаштырабыз. Бу идея хупланды», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, «Лига форум» Татарстан тарихындагы беренче халыкара студентлар форумы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot