news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ут капкан йорттан ике хатын-кызны күршеләре коткарган

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Татарстанда ут капкан йорттан ике хатын-кызны күршеләре коткарган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ут капкан йорттан ике хатын-кызны күршеләре коткарган һәм янгынны үзләре сүндергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Биектау районының Шигали авылында ике катлы торак йортта янгын чыккан. 12 квадрат метр мәйданда тарттырылган түшәмгә ут капкан. Чакыру буенча килгән коткаручыларны хуҗалар каршы алган һәм өйдә беркем дә булмавын әйткәннәр.

Соңрак ачыкланганча, күршедә яшәүче хатын-кыз ниндидер йомыш белән сарайга чыккач, өйдән куе төтен күтәрелүен абайлап алган. Ул тиз генә ут сүндергеч эләктергән һәм бер ир-ат белән бергә төзелеш басмасы буйлап икенче катка күтәрелеп, йорт хуҗаларына урамга чыгарга булышкан. Шуннан соң алар үз көчләре  белән янгынны сүндергәннәр.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле чыккан дип фаразлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot