Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда биш катлы йортта янгын вакытында әниләре белән дүрт баланы коткарганнар
Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында чыккан булырга мөмкин.
(Казан, 22 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда янгын сүндерүчеләр ут капкан биш катлы йорттан әниләре белән дүрт баланы коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 4:49 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Әлмәттә Чернышевский урамындагы йортның беренче катында фатир януын хәбәр итәләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә йорт янында беркем дә булмый, ә беренче каттагы фатир тәрәзәләреннән төтен чыга. Янгын сүндерүчеләр фатирны тикшерә башлый. Йокы бүлмәсендә хатын-кызны һәм аның 10, 8, 4 һәм ике яшьлек балаларын табалар. Гаиләне урамга алып чыгалар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар. Балаларны һәм әниләрен хастаханәгә салу таләп ителмәгән.
1,5 квадрат метр мәйданда урын-җир янып беткән. Янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз