news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ут бетеп торган барлык торак пунктларга электр энергиясе тоташтырылган

«Челтәр компаниясе» мәгълүматлары буенча, бүген кичке сәгать алтыда Буа һәм Чүпрәле районнарының электр энергиясез калган торак пунктларына электр уты бирелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» республиканың 37 торак пунктында һава торышы начарланган вакытта электр энергиясе өзелгәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100