news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ут белән көрәшүчеләр янгын чыккан шәхси йортта ир-ат мәетенә тап булган

Төнге сәгать өчтә 101 янгын сагы номерына Татарстанның Лениногорск районы Бәкер авылында 1 Май урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

Шәхси йорттан тыш, гараж һәм аның янында торган автомобильгә дә ут капкан.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр көче белән янгын сүндерелгән, аның мәйданы 130 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр иртәнге алтылар тирәсендә кисәүләрне аралаган вакытта 60 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot