Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Усадка таба борылыш вакытлыча ябылачак
Казан – Оренбург – Боровое Матюшино автомобиль юлының Лаеш районы Усады авылыннан тимер юл аша юл үткәргече белән «Көньяк Парк» торак комплексына кадәр өлешен реконструкцияләү сәбәпле, борылыш элмәге вакытлыча ябылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин хәбәр итте.
Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»
«Казан-Оренбург-Боровое Матюшино юлының төп юнәлеше штатлы режимда эшләячәк. Усад авылына илтүче борылыш кына ябыла», - диде ул.
Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»
Усадка баручы автомобиль йөртүчеләргә 250 метрга озынрак юл узарга һәм икенче борылыштан керергә туры киләчәк, дип аңлатты Фәйзуллин.
Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»
Министр урынбасары сөйләнгәнчә, реконструкциядән соң Казан – Оренбург – Боровое Матюшино автоюлының бу участогы дүрт полосалы итеп киңәйтеләчәк. «Бу юнәлештә йөрүче машина йөртүчеләр өчен юл уңайлырак һәм иминрәк булачак», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз