news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар

Республикада барлыгы 1,8 млн тонна ашлык җыеп алынган.

Татарстанда урып-җыюның экваторына якынлаштылар
Рамиль Гали\Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Барлыгы 1,5 млн гектар мәйдан кырларның 640 мең га өлеше суктырылган. Бу планның 43 проценты күләмендә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.

Министр август аенда авыл хуҗалыгы тармагында чын урак өсте булуын искәртте. Өченче атна бөртекле культуралар суктырылуын, терлек азыгы хәстәрләнүен, уҗым культуралары чәчелүен билгеләп узды. Аның сүзләренчә, басулардан икмәкне җыеп алуга, шундук киләсе елга чәчүгә дип туфракны эшкәртә башлау хәерле. Хуҗалыкларның уңышы шунда, дип саный ул.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада барлыгы 1,8 млн тонна бөртекле культуралар җыеп алынган. Уңыш күрсәткече гектарыннан 27,9 ц тәшкил итә.

Министр республика кырларында төрле модификацияле 2,3 мең комбайн эшләвен әйтте. “Тәүлек саен 110-120 мең тоннага кадәр ашлык җыеп алына”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100