news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урып-җыюда уңдырышлылык буенча алдынгы районнар билгеле

Татарстанда урып-җыюда уңдырышлылык буенча алдынгы районнар билгеле
"Татар-информ" архивы

Татарстанда урып-җыю кампаниясе бара. Бүген Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна ашлык суктырып алуга ирештеләр. Бер гектардан уртача 28,4 центнер уңыш чыга. 371 мең гектардан артык мәйдан суктырылган.

Уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Яшел Үзән һәм Спас муниципаль районнары тора. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Тәтеш районында бөртекле ашлык уңышы бер гектардан уртача 43,8 центнер тәшкил итә, Кайбыч районында - 39 ц/га, Чүпрәледә - 38,4 ц/га. Җыелган мәйдан буенча Аксубай, Әлки, Зәй, Яңа Чишимә муниципаль районнары алда бара, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100