news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урып-җыю кампаниясе катлаулы булачак - Марат Әхмәтов

Республиканың күп кенә хуҗалыклары ашлык җыю техникасын ремонтлауга керешмегәннәр дә

 (Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлүзә Василова). Татарстан кырларында үсемлекләрнең үсеше өчен шартлар уңай, әмма туфракта дым җитәрлек түгел. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар, районнар һәм эре оешмалар җитәкчеләре катнашты.

"Явым-төшем кирәк", - дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәшкә зур игътибар бирү зарур.

"7-8 ел элеккеге күрсәткечләр белән чагыштырганда, яхшы уңыш формалашсын өчен туфракка 2 тапкыр азрак ашлама кертелә, шуңа тукландыру зарур", - диде ул. Аның сүзләренчә, бу финанс чыгымнарның 10 процентын тәшкил итә, әмма уңышка сизелерлек йогынты ясаячак.

Терлек азыгы әзерләү буенча канәгатьсезлек белдерелде. Бүгенгә 280 мең берәмлек терлек азыгы әзерләнгән, бу, узган елга караганда, 20 процентка азрак. 15 июньгә кадәр печәнне беренче тапкыр чабып алу бурычы куелды, әмма кайбер районнарда яртысы, хәтта күбрәк өлеше кырларда кала. "Әгерҗе, Кама Тамагы, Түбән Кама, Чистай, Апас һәм Питрәч районнары турында сүз бара", - диде министр.

Лидерлар - Зәй, Актарныш һәм Тукай районнары. Биредә печәнне икенче тапкыр чабарга әзерләр.

"Бер айдан ашлык җыеп алу кампаниясе башлана", - диде М.Әхмәтов. 2 млн гектарга якын мәйданнан ашлык җыеп аласы була. 10 елда ашлык суктыру техникасы 2 тапкырга - 3600 машинага кадәр кимеде.

"Әлбәттә, хуҗалыкта көчле комбайннар, үзйөрешле чапкычлар булганда һәм 2 смена эшләгәндә, ул кадәр куркыныч түгел. Әмма һәр хуҗалыкта да яңа комбайннар юк, эш оештыру дәрәҗәсе дә түбән, шуңа күрә хәзердән үк өстәмә техника җәлеп итү мөмкинлекләрен эзләргә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.

Агротехника паркын киңәйтергә планлаштырган хуҗалыклар, элеккечә, федераль һәм республика ярдәме алачак, дип вәгъдә итте министр. Ул һәр комбайнга 2 профессиональ комбайнчы куярга тәкъдим итте. "Уңыш мул булыр дип көтелә, ә һава шартлары катлаулы. Тәүлек буе эшләргә туры киләчәк", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot