Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урып-җыю эшләре тәмамланып килә
Татарстанда быелгы уңышны җыю эшләре тәмамланып килә – кырларда әле 77 мең га мәйданда уңышны җыясы калган, шуларның 59 мең гектары – көнбагыш. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип яза Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырышта шулай ук Премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, көнбагыштан уртача уңыш – гектарыннан 20 центнер тәшкил итә. Моннан тыш, бөртеккә кукуруз җыю дәвам итә: 18,4 мең га мәйдандагы уңышны (планның 33 проценты) җыеп аласы калган. 262 мең тонна суктырылган, гектардан уңыш – 69 центнер.
Шикәр чөгендерен җыю тулысынча төгәлләнгән. 2,6 млн тонна чөгендер алынган, уртача уңыш – гектарыннан 486 центнер. Шикәр заводларына 1 млн 134 мең тонна чимал җибәрелгән, шуларның 1 млн 123 мең тоннасы эшкәртелгән, 158 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Җәббаров әйтүенчә, бөртеклеләр базарында хәл тотрыклы кала, шул ук вакытта кайбер культуралар буенча бәяләрнең аз гына төшү тенденциясе күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз