news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда урып-җыю эшләренең яртысы төгәлләнеп килә
Иң мул уңыш Зәй районы кырларыннан җыеп алына.
Скопировать ссылку
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 23 август көненә республикада 696,9 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 47 процентын тәшкил итә.
Татарстан игенчеләре бу көнгә 2517,6 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,1 центнер тәшкил итә.
Иң мул уңыш Зәй районында чыга. Әлеге район игенчеләре һәр гектардан уртача 50,2 центнер уңыш җыеп ала. Гектар уңышы югары районнар исемлеге: Нурлат– 50, Сарман – 49,4, Тәтеш – 45,1, Кайбыч – 40,5, Актаныш – 40,3, Кукмара – 40,1, Балтач һәм Балык Бистәсе районнары – 40ар центнер. Азнакай һәм Әлки районнарында гектар уңышы югары – 39,9ар, ә Аксубайда 39,4 центнер чыга.
Иң аз уңыш алучы районнар өчлеге – Югары Ослан (24,5 центнер), Питрәч (27,6 центнер) һәм Әгерҗе (28,1 центнер).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2