news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урып-җыю эшләренең чиреге төгәлләнеп килә

Иң мул уңыш буенча лидерлыкны Зәй һәм Сарман районы игенчеләре бүлешә.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 16 август көненә республикада 337,5 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 22,9 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 1241,8 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,8 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлыкны Зәй һәм Сарман районы игенчеләре бүлешә. Әлеге районнарда һәр гектардан уртача 51,1 центнер уңыш җыеп алына. Гектар уңышы буенча Нурлат (50,1 центнер), Тәтеш (45,1 центнер), Актаныш (44 центнер), Балтач (42,4 центнер), Азнакай (42 центнер) районнары да лидерлар рәтендә.

Иң аз уңыш әлегә Әгерҗе (25,1 центнер), Менделеевск (27,3 центнер), Югары Ослан (27,6 центнер), Кама Тамагы (28,3 центнер) һәм Питрәч районы (28,4 центнер) кырларында чыга.

Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 33 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта – Апас (32 процент), өченчедә – Нурлат (29 процент) һәм алардан аз гына калышкан Әлки районы (28 процент) игенчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100