news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урып-җыю эшләре башланды

Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.

Татарстанда урып-җыю эшләре башланды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары өлгергән басуларда урып-җыю эшләренә кереште. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип җиткерә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бөртеклеләрне урып-җыюны дүрт район башлады инде. Азнакай районында – 80, Апас районында – 45, Буа районында – 107, Лаеш районында  23 гектарда эш бара. «Шулай итеп, республикада әлегә беренче 255 гектар мәйданда ашлык суктырылды», - диде докладчы.

Шул ук вакытта Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 17 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, 2,5 млн тонна сенаж һәм 410 мең тонна печән әзерләнгән. Берьеллык үләннәр һәм катнашмалар 63,5 мең гектар мәйданда җыелган, дип өстәде министр.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы төбәктә бөртекле культураларны урып-җыюны июль азагында башларга планлаштыралар, дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot