news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урып-җыю эшенең 84 проценты төгәлләнде

Урып-җыю эшен беренчеләрдән булып Аксубай игенчеләре төгәлләргә мөмкин.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 13 сентябрь көненә республикада 1238,9 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның 84 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 4279,4 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 34,5 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш күләме буенча беренче урында Аксубай районы игенчеләре бара. Биредә пландагы эшнең 7 процентын гына төгәллисе калган. Эш темпы шулай ук Нурлат, Саба (8әр процент), Зәй, Әтнә (9ар процент), Спасс, Чистай, Лаеш һәм Әлки (10ар процент) районнарында да югары.

Ә Кама Тамагы (35 процент), Югары Ослан (28 процент), Тукай һәм Бөгелмә (27шәр процент) районнарында урып-җыю эшен тизләтергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100