news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урып-җыю эшенең 72 проценты төгәлләнгән

Иң мул уңыш – Зәй районы кырларында.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 4 сентябрь көненә республикада 1120 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның 72 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 3929,1 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 35,1 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш күләме буенча беренче урында Лениногорск районы игенчеләре бара. Алар пландагы эшнең 81 процентын төгәлләгән. Икенче урында – Чистай (80 процент), өченчедә Зәй һәм Саба районы игенчеләере (78әр процент). Кама Тамагы (54 процент), Югары Ослан (58 процент) һәм Мамадыш (62 процент) районнары – арттагы өчлектә.

Гектар уңышы буенча лидер – Зәй районы игенчеләре. Биредә һәр гектардан уртача 48,2 центнер ашлык суктырып алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100