news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урып-җыю эшенең 40 проценты төгәлләнде

Экваторны беренчеләрдән булып Зәй районы игенчеләре узды.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 21 август көненә республикада 589,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 40 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 2145,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,4 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды – Зәй районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш җыеп алса, Сарманда бу күрсәткеч 50,3 центенр, ә Нурлат районында 50 центнер тәшкил итә.

Башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы кабат лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 52 процентыннан игеннәр суктырып алынган инде. Зәй игенчеләреннән Чистай һәм Апас (49ар процент) һәм Әлки районы (47 процент) да калышмый.

Башкарылган эш күләме аз булган районнар – Бөгелмә (27 процент), Тукай һәм Кама Тамагы (32шәр процент) һәм Югары Ослан белән Балтач (33әр процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100