news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урып-җыю чорында хезмәтне саклау айлыгы игълан ителде

Агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә киңәшмәләр үткәрү планлаштырыла.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). 1 августтан Татарстан районнарында уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бәхетсезлек һәм үлем очраклары килеп чыккан агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә киңәшмәләр үткәрү планлаштырыла. Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган хокук бозу очраклары буенча хезмәтне саклау шартларын яхшыртуда чара планы төзүдә методик ярдәм күрсәтеләчәк. Авыл хуҗалыгындагы хезмәтне саклауда кертелгән яңа кагыйдәләр нигезендә, планнан тыш инструктажлар һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләре буенча белемнәре тикшереләчәк, диелә хәбәрдә.

Айлык республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе, Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе һәм Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы профсоюз комитеты белән берлектә уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot