news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда җомга көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы да ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, тизлеге 5-10 м/с. Яшен вакытында җил 15-18 м/с кадәр көчәячәк.

Көндез температура +21...+26 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot