news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда 21 сентябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан – секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчле җил (секундына 15-17 метр) булачак.

Төнлә температура +5...+10 градус, көндез +16...+ 21 градус ка кадәр җылына.

news_right_1
news_right_2
news_bot