news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урыны белән көчле яңгыр явуы көтелә

Татарстанда урыны белән көчле яңгыр явуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстанда бераз яңгыр ява, республиканың кайбер районнарында көчле яңгыр, ә кайбер почмакларда яшен һәм боз явуы көтелә. Шулай ук иртән томан булуы ихтимал.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, бу көнне җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчәр дип фаразлана. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк (көндез - 14 м/с, яшен вакытында - 15-18 м/с).

Көндез республикада температура +19...+24 градуска кадәр булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot