news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин

Сишәмбе, 21 майда, Татарстанда көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгыр көтелә, ә урыны белән хәтта яшен һәм боз яву фаразлана. Фаразны ТР Гидрометеорология үзәге ясады.

Республика аша бу көнне салкын атмосфера фронты узачак, дип аңлаталар. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метр тәшкил итәчәк.

Төнлә (20 майдан 21 майга каршы) минималь һава температурасы +2..+7 градуска кадәр, ә көнбатышта +10 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез исә максималь һава температурасы +20..+25 градус булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100