news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урыны белән кар явачак

Көндез температура 0-5 градус салкын тәшкил итә

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явачак.
Төнлә Татарстан буенча температура 5-10 градус салкын тәшкил итә, көндез температура 0-5 градус була.

Төнлә Казанда 8 градуска кадәр суытачак, көндез температура 3 градус салкын тәшкил итәчәк. Кар явуы ихтимал.

21 ноябрь төнендә республикада янә алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Температура 7 градус салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100