news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урыны белән буран көтелә

Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин

(Казан, 3 декабрь «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә Татарстанда көр явуы көтелә, көндез урыны белән - көчле, шулай ук 1 чакрымга кадәр күз күреме начарланып, буран чыгу ихтималы бар. Республикада көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга җитәчәк көчле җил булачак. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 10-15 градуска, аязган вакытта 18 градуска кадәр төшәчәк. Иртән 6-11 градус, көндез 3-8 градус салкын булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы, көнчыгышта иң салкын һава торышы көтелә. 

Казанда алдагы төндә 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары 12-15 градусны күрсәтәчәк. Аязучан болытлы һава, вакыты белән кар, буран.

5 декабрьгә каршы төндә шулай ук аязучан болытлы һава, Татарстанның күпчелек районнарында - бераз кар, урыны белән буран. Һава температурасы 4-9 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре барлыкка килергә мөмкин.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100