news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда урыны белән бераз кар явачак

Республикада иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 29 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар булачак. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы төнлә -4-9, көндез максималь температура – 0..-5 градус булачак

Казанда иртәгә төнлә явым-төшемсез аязучан болытлы һава торышы күзәтелә. Җил көчле түгел. Минималь һава температурасы – -5..-7 градуска кадәр төшә. Көндез максималь һава температурасы -1..-3 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100