news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда уртача җылы һава торышы урнашачак

Бүген һава температурасы 29 градустан артмый.

Татарстанда уртача җылы һава торышы урнашачак
Полина Шевчук

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда уртача җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән, нигездә, республика көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер урыннарда - көчле.

Моннан тыш, яшенле яңгырлар, көчле җил фаразлана, урыны белән боз явуы ихтимал. Һава шартлары начар булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде.

Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot