news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача җылы һава торышы сакланачак

Республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак.

Татарстанда уртача җылы һава торышы сакланачак

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 июльдә, Татарстанда уртача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Республикада урыны белән көчле яңгырлар явачак.

Моннан тыш, төньяк-көнбатыш һәм төньяк җилнең көчәюе, яшен булуы көтелә.

Төбәк буенча төнлә һава температурасы 12...17 градуска кадәр җылылык булачак. Көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100