news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача савым күләме 3 мең тоннадан артык тәшкил иткән

Тулаем сөт күләме буенча Кукмара районы алда бара – 218,5 тонна. Икенче урында – Балтач районы (193,6 тонна), өченче урында – Әтнә районы (185 тонна).

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында 25 декабрдә 3173,5 тонна сөт савылган. Бу узган елның шушы чорына караганда 167,2 тоннага күбрәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер сыердан уртача 13,6 кг сөт савыла. Бер сыердан иң күп уртача савым Әтнә районында – 26,1 кг. Кукмара районында бу күрсәткеч – 21 кг, Саба районында – 20,5 кг, Мамадыш районында – 19,8 кг.

Тулаем сөт күләме буенча Кукмара районы алда бара – 218,5 тонна. Икенче урында – Балтач районы (193,6 тонна), өченче урында – Әтнә районы (185 тонна).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100