news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача ришвәт күләме ике тапкырга арткан

Узган ел ул 120 мең сум тирәсе булса, быел 271 мең сумга кадәр "үскән".

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Республикада быел ришвәтчелекнең уртача күләме арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган “Ришвәтчел җинаятьләргә каршы көрәш” темасына матбугат очрашуында билгеле булды.

Агымдагы елның бу чорына Татарстанда 120 ришвәт алу очрагы теркәлгән. Шуның 32се – зур күләмдәге ришвәт.

“Быел ришвәтнең уртача күләме узган елгыга караганда “үскән”. Узган ел ул 120 мең сум тирәсе булса, быел ул 271 мең сумга җиткән”, – диде ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисад куркынычсызлыгы һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге башлыгы Ринат Акчурин.

Аның сүзләренчә, 266 вазифаи җинаять буенча 266 эш судка җибәрелгән. Ришвәтчел җинаять аркасында бүгенгә 201 вазифаи зат хөкемгә тартылган.

Исегезгә төшерәбез, бүлек башлыгы шулай ук күчемсез милек өлкәсендә – 162 , белем бирү өлкәсендә – 58, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә – 11, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсендә – 7, урман хуҗалыгында – 6, агросәнәгать юнәлешендә – 6 җинаять теркәлгәнен дә әйтеп узган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100