news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда уртача көн дә бер кеше сәфәрдә һәлак була...

Кичә Бөгелмә белән Балык Бисчтәсе районнарында булган шундый һәлакәтләр дә 2 кешенең башына җиткән, имгәнүчеләр бар

 (Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Гыйнварның 21 көнендә Татарстанда булган транспорт һәлакәтләре 22 кешенең башына җиткән, 308ен имгәткән, җитди җәрәхәтләгән. Үлемен юлда табучыларның 2се, имгәнүчеләрнең 107се Казанда бәлагә тарган.

ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге туплаган статистик белешмә шул хакта сөйли.

Кичә Бөгелмә белән Балык Бистәсе районнарында чыккан шундый һәлакәтләр дә 2 кешене мәет иткән, тән казасы күрүчеләр бар.

21 гыйнвар сәгать 10.20дә Бөгелмә – Уральск юлының 9 нчы чакрымында “КрАЗ” белән “Мерседес-Бенс”ның юлда очрашуы фаҗига белән тәмамланган. “КрАЗ” белән идарә иткән 1975 елгы ир-егет, һава шартлары начар булу өстенә, юл йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, зур тизлектә каршы як хәрәкәт юлына чыккан булган дигән беренчел нәтиҗә бар. Нәтиҗәдә, “Мерседес-Бенц”ның пассажиры -1973 елгы ир-егет, шунда һәлак булган, тагын 2 кеше - “Мерседес-Бенц” руленда барган 1986 елгы егет һәм “КрАЗ”ның 1966 елгы пассажиры имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

Шушы фаҗигадән 6 сәгать чамасы соңрак, сәгать 16.10да, Казан – Оренбург юлының Балык Битстәсе районы турысындагы 79 нчы чакрымында “ГАЗ-4732” белән идарә иткән 1967 елгы ир дә шундый ук кагыйдәләрне бозып, каршы юлдагы “Пежо Боксер” белән бәрелешкән. Бу гамәл соңгысының руленда барган 1983 елгы ир-егетнең гомерен өзгән, аның белән утырган 1987 елгы пассажиры хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot