news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда уртача хезмәте хакы 33,9 мең сум булган

Беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы узган елда шушы чор белән чагыштырганда 8,2 процентка арткан.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Быелның гыйнварыннан июньгә кадәр Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 33,9 мең сум булган. Бу турыда Татарстанстат оешмасы хәбәр итә.

Беренче яртыеллыкта уртача хезмәт хакы узган елда шушы чор белән чагыштырганда 8,2 процентка арткан. Статистлар исәпләгәнчә, быелның гыйнвар-июнь аенда товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр бәясе индексын исәпкә алып саналган реаль хезмәт хакы, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 106 процентка җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot