news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача хезмәт хакы гыйнвардан август аена кадәр 29 мең 700 сум тәшкил иткән

Узган елның шушы отчет чоры белән чагыштырганда уртача хезмәт хакы күләме 7,5 процентка арткан.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда уртача хезмәт хакы күләме быел гыйнвардан август аена кадәр 29мең 700 сум тәшкил иткән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7,5 процентка арткан дигән сүз.

Татарстан статистлары мәгълүматлары буенча, реаль хезмәт хакы (ягъни куллану товарлары һәм хезмәт күрсәтү индексын истә тотып) 2016 елның гыйнвар – августында алдагы елның шушы вакыты белән чагыштырганда 101,3 процентны тәшкил иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100