Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда уртача хезмәт хакы арткан
Татарстанда уртача хезмәт хакы арткан
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). 2004 елда Татарстанда уртача хезмәт хакы 18,4 процентка артып, 5691,6 сум тәшкил иткән. «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт статистика комитетыннан узган елның ноябренә булган мәгълүмат буенча шул хакта хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта тауар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре 12,9 процентка арткан. Тауар һәм бәяләргә кулланучылар бәясе индексын кертеп, исәпләнгән хезмәт хакы 2004 елның ноябрь аенда, 2003 елныкы белән чагыштырганда, 104,9 процент тәшкил иткән. Хезмәт хакыннан тыш, предприятие һәм оешмалар социаль характердагы түләүләрне башкара, аларның күләме ноябрьдә бер хезмәткәргә 90 сум тәшкил иткән.
Иң зур уртача айлык хезмәт хакы ягулык сәнәгатендә – 12528,8 сум. Икенче урында кредитлау, финанслар, иминият һәм пенсия белән тәэмин итү өлкәләре – 11570,4 сум. Аннары химия һәм нефтехимия бара – 9621,7 сум, мәгълүмат-исәпләү хезмәте күрсәтү – 9354,7 сум, электр энергетикасы – 9089,9 сум. Иң түбән хезмәт хакы авыл хуҗалыгында – 2396 сум. Икенче позициядә мәдәният һәм сәнгать өлкәсе – 3032,5 сум. Мәгариф өлкәсендә ул аз гына югарырак – 3111,8 сум. Түбән хезмәт хакы булган өлкәләрдә чак кына югарырак позициядә сәламәтлек саклау, физкультура, социаль тәэмин итү – 3773,1 сум. Түбәндәге бишлеккә шулай ук 3963,8 сум хезмәт хакы белән пыяла һәм фарфор-фаянс сәнәгате керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз