news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача хезмәт хакы 6 процентка артып, 36,5 мең сумга җиткән

Татарстанстат 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларындагы хезмәт хакы күләмен исәпләп чыгарган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында уртача хезмәт хакы, 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка артып, 36,5 мең сумга җиткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

«Кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә түләнгән уртача эш хакы 2019 елның гыйнвар-ноябрь айларында 36 мең 531,7 сум тәшкил итте. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 6 процентка артыграк», - дип искәртә статистика белгечләре.

Шул ук вакытта товар һәм хезмәтләргә куллану бәяләре индексын күздә тотып исәпләнгән реаль хезмәт хакы 2018 елның шул чорына карата 101,6 процент тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100