news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан артып киткән

Узган ел белән чагыштырганда, үсеш 5,4 процент тәшкил иткән.

Татарстанда уртача хезмәт хакы 36,1 мең сумнан артып киткән
архив

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елның беренче сигез аенда Татарстанда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, уртача хезмәт хакы 36 мең 112,7 сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

2018 елның гыйнвар-август айлары белән чагыштырганда, уртача хезмәт хакы 5,4 процентка арткан.

Шул ук вакытта республикада «реаль хезмәт хакы (товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре индексын исәпкә алып исәпләнгән)» 0,8 процентка арткан.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Росстатта агымдагы елның III кварталы өчен еллык исәпләүдә россиялеләрнең реаль керемнәре өч процентка артуы турында сөйләгәннәрен хәбәр иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot