Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда уртача хезмәт хакы 94 мең сумнан артып киткән
Татарстанда 2026 елның гыйнвар–март айлары йомгаклары буенча уртача айлык номиналь хезмәт хакы 94,1 мең сумнан артып киткән. Татарстанстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 15,7 процентка арткан.
Шул ук вакытта куллану бәяләре индексын һәм товарларга, хезмәтләргә тарифларны исәпкә алып исәпләнгән реаль хезмәт хакы 2025 елның беренче кварталы күрсәткеченнән 8,2 процентка арткан.
Мартта республикада уртача хезмәт хакы 99,1 мең сумга җиткән.
Гыйнвар-мартта хезмәт өчен түләүнең иң югары дәрәҗәсе мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә теркәлгән, анда уртача хезмәт хакы 149,6 мең сум тәшкил иткән. Шулай ук лидерлар исәбенә финанс һәм иминият эшчәнлеге (143,8 мең сум), фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр (141,3 мең сум) һәм файдалы казылмалар чыгару (133,2 мең сум) кергән.
Иң түбән уртача хезмәт хаклары күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә теркәлгән – 58,9 мең сум. Кунакханә бизнесында һәм җәмәгать туклануында күрсәткеч 62,3 мең сум тәшкил иткән, административ эшчәнлектә – 66,5 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз