news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сумга кадәр арткан

Сигез ай эчендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 49,9 мең сумга кадәр арткан, дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, 2022 ел башында төбәктә уртача хезмәт хакы 44,9 мең сум тәшкил иткән.

«Статистика органнары мәгълүматларына караганда, 2022 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы 49 989,8 сум тәшкил иткән һәм 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17,3 процентка арткан», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100