news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уртача хезмәт хакы 46 мең сумнан артып китә

2022 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча Татарстанда айлык уртача хезмәт хакы 46169,5 сум тәшкил иткән. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кичә Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, кунакханә бизнесы һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә уртача эш хакы – 30582, авыл хуҗалыгында 31367 сумга тигез.

Финанс эшчәнлеге (69945 сум) һәм файдалы казылмалар табу (70179 сум) өлкәләрендә аеруча яхшы түлиләр.

847 предприятиедә эш хакы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән (2022 елның 1 гыйнварыннан ул 13 890 сум тәшкил итә) түбәнрәк. Мондый предприятиеләр Алабуга, Мөслим, Тукай һәм Ютазы районнарында урнашкан.

Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 46,3 мең сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, күрсәткеч бераз кимегән.

Узган атнада РФ Президенты Владимир Путин социаль түләүләр, пенсияләр һәм бюджет хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләү карары кабул ителүе турында хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100