news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Татарстанда урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.

Фотоконкурста Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар катнаша ала.

Эшләр 3 номинациядә 2022 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә: «Агачлар утырту – Җирне дәвалау», «Яшь урманчылар табигать сагында» һәм «Урманнар орлыклардан башлана». Катнашу өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына anya16161912@yandex.ru электрон адресы буенча гариза һәм фото тапшырырга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 31 декабрьгә кадәр билгеле булачак. Тулырак мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100