Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела
Республикада урнашкан эсселек урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра.
(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә Татарстан урманнарында янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган. Киңәшмә барышынд урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урманнарда гражданнарның булуын һәм транспорт чараларында үтеп керүне чикләү турында" 2018 елның 26 июнендәге 1594-р номерлы күрсәтмәсенең үтәлүен тәэмин итәргә кушкан. Министр урманчылык җитәкчеләренә урман территорияләрен махсус контрольгә алу йөкләмәсен тапшырган.
"Татарстанда югары температура режимы урнашты. Бу урманнарда янгын чыгу куркынычын тудыра. Урманнарда булуны чикләү шартларында халыкка урманнарга бару һәм аның территориясенә транспорт чарасында үтеп керү тыела", диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз