Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урманнарга китерелгән зыянның күләмен исәпләү нормативлары арттырыла
Татарстанда урман законнарын бозу аркасында урманнарга һәм аларның территориясендәге табигать объектларына китерелгән зыянның күләмен исәпләү өчен чыгымнар бәясен һәм нормативларын арттырырга җыеналар.
Биредә барлыгы 18 норматив хакында сүз бара. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгының шул хактагы боерык проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Урман үсемлекләре орлыклары плантациясенең бер гектарын булдыруга чыгымнар нормативы 244,6 меңнән 315,4 мең сумга, ягъни 28,9 процентка диярлек артачак.
Алтын елдан алып ун елга кадәрге урман культураларын булдыру 25 процентка кыйммәтрәккә бәяләнә: норматив 189,2 меңнән 236,6 мең сумга кадәр арта.
Шул ук вакытта, бер гектар территорияне корылмалардан чистарту һәм аны алга таба файдалану өчен яраклы хәлгә китерү бәясе бары тик 2,2 процентка гына үзгәрә (кирәкле чыгымнар 124 меңнән 126,8 мең сумга кадәр арта).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз