Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде
Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 8 июлендә 655 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасында 8 июльдән башлап 21 календарь көн дәвамында гражданнар өчен урманнарга бару һәм аларга транспорт чаралары белән керү тыела.
Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч муниципаль районнары һәм Казан шәһәре чикләрендәге урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнде. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман биләмәләрендә патруль көчәйтелде, ял көннәрендә кешеләр урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар оештырылды. Шулай ук янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турында хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының да, тулы әзерлеге тәэмин ителде», – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын урман янгыннарын сүндерү буенча II типтагы 20 станция һәм III типтагы 5 станция тәэмин итә. Урманнардагы янгын куркынычы буенча космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы да үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз