news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары булу турында шторм кисәтүе игълан ителде
Фото: © "Татар-информ"

Гидрометеорология үзәге Татарстанда урманнарда янгын куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе игълан итте.

«27 майдан 31 майга кадәр Татарстан территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә», диелә хәбәрдә.

Бу чорда ылыслы яшь үсентеләр, янгын булган урыннарда, зарарланган урман участокларында, торфлыкларда, шулай ук кипкән үләннәр һәм агач ябалдашлары булган урыннарда ачык ут кулланмау хәерле.

Сүндерелмәгән шырпы, тәмәке төпчеге һәм тәмәке трубкасындагы кайнар көлне ташларга, ау вакытында янучан яки пыскып китә торган материаллардан ясалган ату әйбере кулланырга, шулай ук бу урын өчен махсус каралмаган май яки ягулык сеңдерелгән материалларны калдырырга ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100