news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле янә кисәтү игълан ителде

Татарстанда янә кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты.

Аны быелның яз башыннан бирле инде тугызынчы тапкыр озайталар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республика урманнарында югары һәм гадәттән тыш югары янгын чыгу куркынычы 24 июньнән 3 июльгә кадәр саклана.

Республика урманнарында янгын чыгу куркынычының югары булуы турында беренче кисәтү 2023 елның язында (13-20 апрель) игълан ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot