news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урманда адашкан 72 яшьлек хатын-кызны коткарганнар

Татарстанда урманда адашкан 72 яшьлек хатын-кызны коткарганнар.

Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хатын-кыз туганнары белән Балык Бистәсе районының Степановка авылы янындагы зиратка барган, аннары гаилә җиләк җыярга урманга кереп киткән. Бер мәлдә хатын-кыз кире кайту юлын таба алмавын аңлаган.

«112» хезмәтенә шалтыратканнан соң, урынга 5нче номерлы зона эзләү-коткару отряды һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хезмәткәрләре, хатын-кызның туганнары һәм җирле халык, караңгы булуга карамастан, 19 километр юлны һәм 2,5 мең квадрат метр урман мәйданын тикшергән. Әмма хатын-кызны таба алмаганнар, иртән коткару эшләренә яңа көчләр җәлеп ителгән.

Адашучыны икенче көнне кич кенә урман эчендә тапканнар. Хатын-кыз медицина ярдәменнән баш тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot