news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда урманчылар утырган машина әйләнеп капланган, биш кеше зыян күргән

Мамадыш районында трассада «УАЗ» йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл читенә төшеп киткән.

Татарстанда урманчылар утырган машина әйләнеп капланган, биш кеше зыян күргән
Шаһитлар

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Мамадыш районында трассада урман хуҗалыгы эшчеләре утырган машина әйләнеп капланган, биш кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт фаҗигасе М7 трассасында булган. «УАЗ» йөртүчесе идарәне югалткан һәм юл читенә төшеп киткән.

Шаһитлар әйтүенчә, машинада җиде кеше булган, бишесе имгәнгән. «Ашыгыч ярдәм машинасы, зыян күргән кешеләрнең кайберләрен хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде шаһитлар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot